Питрәч районында «Чуар әйлән-бәйлән» этник фестивале узды. Чара Әлмәт шәһәренең хәйрия фонды ярдәме белән, «Халык мәдәнияте чыганакларына» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Фестивальдә, халык фольклор ансамбльләре белән беррәттән, «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре дә катнашты. Бәйрәмдә халык җырлары яңгырады, халык уеннары оештырылды.
Чара катнашучылар һәм фестиваль кунаклары әйлән-бәйләне һәм чәй эчү белән тәмамланды.