ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2023 ел
җомга

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Балаларны мәктәпкә җыябыз» дигән хәйрия акциясе оештырды. Акциядә 32 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы катнашты.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Теләче район үзәк хастаханәсе белән берлектә 65 яшьтән өлкәнрәк авыл халкын медицина учреждениеләренә китерү эшен дәвам итә. Чаралар актив озын гомерлелек чорын арттыру һәм өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын арттыру максатыннан бушлай башкарыла.

Россия Федерациясендә хезмәт базарын үстерү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы утырышына, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең миграция һәм мәгарифне үстерү мәсьәләләре буенча стратегик сессияләренә, шулай ук 2026 һәм 2029 елларга перспективада эш бирүчеләрнең Россия Федерациясе субъектлары, шөгыльләр төркемнәре һәм икътисади эшчәнлек төрләре буенча һөнәри кадрларга ихтыяҗын билгеләү максатларында Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләр арасында сораштыру үткәрә.

Үлем белән тәмамланган җитештерүдәге имгәнүләр дәрәҗәсе 1 000 эшләүчегә 0,043 тәшкил итә. Бу РФ буенча 28 урын һәм Идел буе федераль округының 14 төбәге арасында 4 урын. Үлемгә китерүче имгәнүләр дәрәҗәсенең республика күрсәткече Россия буенча күрсәткечтән 18,7 % түбәнрәк.

23 августта Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Светлана Мосолова социаль хезмәтләр алучылар белән «Чуаш әкиятләре дөньясында» дигән чара үткәрде. Ул Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган иде.

Бүген «Татар-информ» МА мәйданчыгында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры катнашында матбугат конференциясе узды. Чараның темасы – «Татарстан Республикасында хезмәт һәм мәшгульлек: яңалыклар, динамика, тенденцияләр һәм үсеш».

Минзәлә районында ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә кушылалар. Чараның максаты – авыр тормыш хәлендә булган күпбалалы, аз керемле гаиләләргә балаларны яңа уку елына әзерләүдә социаль ярдәм күрсәтү.

Үз эшен ачуда гражданнарга ярдәм итүнең нәтиҗәле бер формасы – социаль контракт. Социаль контракт дәүләт һәм авыр тормыш хәлендә булган граждан яки гаилә арасында төзелә.

24 августта Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча планлы объект күнегүләре үткәрелде.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International