«Физик активлык аша акыл эшчәнлеген күнектерү» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында 24 августта Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль эш буенча белгеч Альбина Хәбирова су-джок-терапия буенча социаль-тернәкләндерү чарасы үткәрде. Технология уңай кәеф булдыруга, кешедә эмоциональ киеренкелекне бетерүгә юнәлдерелгән.
Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен социаль-тернәкләндерү чараларының төп максаты – аларның сәламәтлеген ныгыту, физик активлыгын арттыру юлы белән тормыш өчен мөһим ихтыяҗларны үзләре тормышка ашыру мөмкинлекләрен саклау. Дәрестә олы яшьтәге кешеләр уңай энергия белән тулыланып, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.