Муса Җәлил исемендәге шәһәр паркына экскурсияне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен социаль тернәкләндерү буенча белгеч үткәрде. Паркта социаль хезмәтләр алучылар татар шагыйре Муса Җәлил бюсты янында булдылар, җырлаучы фонтан янында ял иттеләр. Барысы да паркның тышкы бизәлешен, күп санлы яшеллек булуын билгеләп үттеләр. Аллеяларда йөргәндә, өлкәннәр кошлар сайравын тыңладылар һәм һава торышыннан ләззәт алдылар.
Вакыт тиз үтте, барысы да яхшы кәефтә интернат-йортка кайттылар.
Ачык һавада йөрү һәм аралашу бик күп уңай эмоцияләр китерә, инвалид кешеләргә ышаныч табарга һәм үзләренең социаль статусын күтәрергә булыша.