ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Иртәгә, 1 сентябрьдә, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 1 нче санлы Балык Бистәсе гимназиясе укучылары алдында лекция белән чыгыш ясаячак. 50гә якын тыңлаучылар катнашыр дип көтелә.

29 августта Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен Татарстан Республикасы көненә багышланган танып белү сәгате үткәрделәр.

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре 12 яшьтән өлкәнрәк балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар өчен «Россия эше» порталы ресурсларын кулланып, һөнәри юнәлеш бирүче тестлар узу оештыралар. Тестлар балаларның темпераментын, фикерләү үзенчәлекләрен, омтылышларын һәм һөнәри кызыксынуларын билгели.

28 августта Бөгелмә районында «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 14 яшьтән өлкәнрәк балалар арасында «Киләчәк һөнәр турында уйланып» шәхси проектларын яклау узды.

29 августта Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Белем көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. 

Россия Федерациясендә хезмәт базарын үстерү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы утырышына, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең миграция һәм мәгарифне үстерү мәсьәләләре буенча стратегик сессияләренә, шулай ук 2026 һәм 2029 елларга перспективада эш бирүчеләрнең Россия Федерациясе субъектлары, шөгыльләр төркемнәре һәм икътисади эшчәнлек төрләре буенча һөнәри кадрларга ихтыяҗын билгеләү максатларында Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләр арасында сораштыру үткәрә.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында токмач кисү буенча мастер-класс үткәрделәр. Чара Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында оештырылды.

Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары бәйрәм чарасында катнашты.

Бүген Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә уку елы башлануга багышланган бәйрәм узды.

Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында чираттагы практик чара узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International