Мамадыш районында инвалидлар өчен бәйрәм узды

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары бәйрәм чарасында катнашты.

Җиңү паркында коляскадагы инвалидлар өчен «Минем чикләрсез дөньям» фестивале һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Сабантуй оештырылды. Көндезге тору төркеменә йөрүчеләр күргәзмәдә дәресләрдә үз куллары белән ясаган әйберләрне тәкъдим иттеләр.

Төп сәхнәдә концерт оештырылды, спорт мәйданчыгында ярышлар, конкурслар, уеннар узды. Районның спорт, мәдәни, иҗтимагый тормышында актив катнашканнары өчен активистлар рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International