29 августта Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Белем көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Балаларны уку елы башлану белән котларга «Ярдәм куллары» хәйрия оешмасыннан кунаклар һәм «Таттелеком» ГАҖ вәкилләре килде. Укучыларга укуда уңышлар теләделәр һәм мәктәп кирәк-яраклары һәм букчалар бүләк иттеләр.