Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында чираттагы практик чара узды.
Социаль хезмәтләр алучылар ямау салып кием ремонтларга, тегү машинасы кулланмыйча гына чалбар һәм итәкләрне кыскартырга өйрәнделәр.
Чарада сигез кеше катнашты. Социаль эш буенча белгеч җитәкчелегендә алар тормыш өчен файдалы белем һәм күнекмәләр алдылар.