«Астра» үзәгендә Белем көненә багышланган бәйрәм оештырылды

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә уку елы башлануга багышланган бәйрәм узды.

Балалар алдында театральләштерелгән тамаша уйналды. Әкият геройлары яшь тамашачылар белән бергә балаларның мәктәптә нинди кирәкле белемнәр алуларын ачыкладылар, табышмаклар чиштеләр, алфавит һәм саннарны искә төшерделәр, юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар, туган илгә һәм туган якка мәхәббәт турында сөйләштеләр.

Булачак беренче сыйныф укучыларына һәм хезмәткәрләрнең балаларына «Детский мир» кибетеннән бүләкләр, шулай ук профсоюз комитетыннан канцелярия товарлары сатып алу өчен сертификатлар тапшырылды.

Бәйрәм мастер-класс белән тәмамланды. Балалар укуга уңай мотивация алып кына калмадылар, ә укытучы, ГАИ инспекторы, кондитер кебек һөнәрләр белән дә таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International