«Яңарыш» үзәге тәрбияләнүчеләре һөнәри юнәлеш бирү проектларын якладылар

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

28 августта Бөгелмә районында «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 14 яшьтән өлкәнрәк балалар арасында «Киләчәк һөнәр турында уйланып» шәхси проектларын яклау узды.

Балалар киләчәктә нинди һөнәр аларга иң нык туры киләчәген ачыклау өчен эш планы төзеделәр. Проект өстендә эшләгәндә балалар үзләренең мавыгуларын билгеләделәр, үз осталыкларын кулланырга мөмкин булган һөнәрләрне анализладылар, берничә иң кызыклы һөнәрне чагыштырдылар. Сайланган һөнәрләрнең барлык уңай һәм тискәре якларын җентекләп өйрәнделәр, эш графигына, хезмәт хакына, шәһәрнең уку йортларына аерым игътибар бирделәр.

Чара проектларны яклау белән тәмамланды.

Мондый чаралар һөнәри юнәлешле үзбилгеләнүгә ярдәм итә һәм кеше алдында чыгыш ясау тәҗрибәсен киңәйтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International