Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында токмач кисү буенча мастер-класс үткәрделәр. Чара Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында оештырылды.
Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә аш-су мәктәбендә катнашучылар камыр бастылар, җәйделәр һәм токмач кистеләр. Радик Сираҗиев, Лариса Отставнова, Рамил Кәлимуллин һәм Валентина Павлова бик яхшы эшләделәр, эш аларга зур рәхәтлек китерде.
Мондый мастер-класслар интернат-йортта даими рәвештә үткәрелә. Бу социаль хезмәтләр алучыларның кулларының вак моторикасын үстерә, социаль-көнкүреш күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итә, командада эшләргә өйрәтә.