ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2023 ел
җомга

7 сентябрьдә Лениногорск муниципаль районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшләп килүче «Волонтер» үзәгендә катнашучылар Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне кысаларында «Террорчылык: вакыйгалар һәм фактлар» видеопрезентациясен карадылар.

21 сентябрьдә Бөтендөнья Альцгеймер авыруы турында мәгълүмат тарату көне билгеләп үтелә. Ел саен 1 сентябрьдә бөтендөнья тематик айлыгы башлана.

Теләче районындагы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Әлфинә Фәхриева «Без террорчылыкка каршы!» акциясе үткәрде.


7
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Террорчылыкка һәм экстремизмга каршы торуда халыкка мәгълүмат бирү мөһим роль уйный. 7 сентябрьдә Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре террорчылык актлары корбаннарын тагын бер кат искә төшерү, гражданнарга бу явызлыкка ничек грамоталы каршы торырга кирәклеге турында сөйләү өчен шәһәр урамнарына чыктылар.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының «Алтын яшь» отряды активистлары, отряд кураторы Светлана Исмәгыйлова белән бергә, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кызыл танып белү тасмасы тегү эшенә актив кушылдылар.

23 сентябрьдә 9:30дан 18:00гә кадәр Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Халыкара ишарәләр телләре көненә багышланган тантаналы мәдәни чара узачак. Ул Халыкара саңгыраулар атналыгы кысаларында оештырыла.

6 сентябрьдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Алкоголь җанны һәм ихтыярны һәлак итә» дигән чара үткәрде. Ул алкогольле эчемлекләр куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга, үз-үзеңне үстерүгә, үз-үзеңне тормышка ашыру өчен уңай юллар эзләүгә юнәлдерелгән.

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре үткәргән «Без Бесланны хәтерлибез» акциясе Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган иде.

6 сентябрьдә Кайбыч муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында Борындык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән профилактик әңгәмә үткәрделәр.

Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге җәмәгать контроле төбәк үзәге «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән берлектә «ТКХ видеоярдәмчесе» проектын башлап җибәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International