Зоя Космодемьянскаяның тууына 100 ел тулу уңаеннан Минзәлә районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Зоя» кинолектория дәресе үткәрделәр. Чарада мәктәп укучылары һәм социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль-көнкүреш адаптациясе дәресләренә зур игътибар бирелә.
Балтач районында «Өлкән буын» федераль проектының авыл җирлегендә яшәүче 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру өчен медицина оешмасына китерү чаралары район үзәк хастаханәсе һәм «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасында эпидемиологик хәлнең катлаулануына юл куймау максатыннан Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында учреждение хезмәткәрләренә гриппка каршы вакциналаштыру үткәрелә. Чаралар гриппка каршы профилактик чара булып тора һәм куркынычсыз хезмәт шартларын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Деменцияне профилактикалау айлыгын уздыру кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең хезмәткәрләре Айбаш авыл җирлегенә бардылар. Интерактив тренингта өлкән яшьтәге кешеләр хәтер һәм баш миен күнектерү ысуллары белән таныштылар, авыруны профилактикалауда сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте турында белделәр.
Атна дәвамында учреждение белгечләре «Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында берничә чара үткәрде.
«Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт алучылар белән әңгәмәләр үткәрделәр, шулай ук видеороликлар карау оештырдылар.
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты төрле көзге дәресләрдә һәм мастер-классларда катнаша. Мәсәлән, Мәскәүдән Екатерина Ядыкина белән онлайн мастер-класста социаль хезмәтләр алучылар көзге яфрак эзләрен кулланып картиналар ясадылар.
13 сентябрьгә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 5 747 кеше эшсез буларак теркәлгән, бу ел башына караганда 1 724 кешегә кимрәк.
12–14 сентябрьдә «Террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору мәсьәләләре» программасы буенча террорчылык идеологиясенә каршы тору чараларын гамәлгә ашыруда катнашучы ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре өчен квалификация күтәрү курслары узды.