Татарстанда ел башыннан эшсезләр саны кимеде

2023 елның 15 сентябре, җомга

13 сентябрьгә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 5 747 кеше эшсез буларак теркәлгән, бу ел башына караганда 1 724 кешегә кимрәк.

Республиканың эш бирүчеләре татарстанлыларга 36 729 буш эш урыны тәкъдим итә. Вакансияләр саны агымдагы ел башына караганда 5606 га кимрәк.

Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе республика эшче көчләре санының 0,28 % тәшкил итә (2023 елның 1 гыйнварына – 0,37 %).

Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,16 кеше тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International