Деменцияне профилактикалау айлыгын уздыру кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең хезмәткәрләре Айбаш авыл җирлегенә бардылар. Интерактив тренингта өлкән яшьтәге кешеләр хәтер һәм баш миен күнектерү ысуллары белән таныштылар, авыруны профилактикалауда сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте турында белделәр.
Өлкәннәр белән логика, хәтер һәм кулларның вак моторикасын үстерү өчен дәресләр үткәрделәр. Аларга аеруча дидактик уеннар, «Танграм» һәм «3Д Мемори» уеннары ошады.
Ай дәвамында мондый чаралар белән башка авыл җирлекләреннән өлкән яшьтәге гражданнар да җәлеп ителәчәк.