Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты төрле көзге дәресләрдә һәм мастер-классларда катнаша. Мәсәлән, Мәскәүдән Екатерина Ядыкина белән онлайн мастер-класста социаль хезмәтләр алучылар көзге яфрак эзләрен кулланып картиналар ясадылар.
«Пластилин илһам» мастер-классында Алина Багрова белән бергә пластилиннан рәсем ясадылар. Эшләрне башкарганда, катнашучылар алма турында кызыклы һәм файдалы мәгълүмат белән таныштылар.
Александровский паркына барулар вакытында интернат-йорт карамагындагылар ял итәләр һәм сәламәтлекләрен ныгыталар, зарядка ясыйлар, кошларны ашаталар.