Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында оештырылган көндезге тору төркемендә катнашучылар кибеттә экскурсиядә булдылар. Чараны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре оештырды.
Озак вакыт карау системасы кысаларында Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында даими рәвештә Карау мәктәбе дәресләре үткәрелә. Чаралар үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләте нык кимегән кешеләрне караучыларны укытуга юнәлдерелгән.
Деменцияне профилактикалау айлыгы кысаларында Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәтләр алучылар белән хәтерне яхшырту өчен күнегүләр үткәрәләр.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Хәтер шәме» акциясен үткәрделәр. Аны Зоя Космодемьянскаяның тууына 100 ел тулуга багышладылар.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән индивидуаль дәресләргә зур игътибар бирелә. Тернәкләндерү чаралары комплексы арасында бармак гимнастикасы һәм «Пертра» җыелмасы белән дәресләр бар.
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Спас интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар «Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында Скандинав йөреше белән шөгыльләнделәр.
Советлар Союзы Герое, партизан Зоя Космодемьянскаяның тууына 100 ел тулу уңаеннан Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә батырлык дәресе үткәрде.
2019 елдан Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче шагыйрә Салисә Гәрәевага Урыс авыл җирлеге башлыгы Илмира Аксюкова һәм өлкән яшьтәге әбинең туганы Равил Касыймов килеп киттеләр.
Мәгълүмати-телекоммуникация технологияләрен кулланып халыктан акча урлауны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында Ак Барс Банкы вәкиле Әлмәт районы «Опека» ХСХКҮнең балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылары белән профилактик әңгәмә үткәрде.
«Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнелгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтүне оештыру буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Биектау муниципаль районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Йөкле хатын-кызларга психологик ярдәм күрсәтү: ана булудан баш тарту турында карарларны профилактикалау, аңлы ата-ана позициясен формалаштыру» программасы буенча төркемле дәрес үткәрде. Чарада биш хатын-кыз катнашты.