Балтач районында «Өлкән буын» федераль проектының авыл җирлегендә яшәүче 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру өчен медицина оешмасына китерү чаралары район үзәк хастаханәсе һәм «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре чара алдыннан пенсионерларны гомуми тикшерү һәм сораштыру үткәрәләр, кан басымын үлчиләр. Район хастаханәсендә өлкән яшьтәге гражданнарны табиб-терапевтлар кабул итә.
Бүгенге көндә проектта 1 091 пенсионер катнашкан. Районда ведомствоара эш дәвам итә.