12–14 сентябрьдә «Террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору мәсьәләләре» программасы буенча террорчылык идеологиясенә каршы тору чараларын гамәлгә ашыруда катнашучы ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре өчен квалификация күтәрү курслары узды.
Белем бирү программасы 2019–2023 елларга Россия Федерациясендә террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планы чараларын үтәү кысаларында «ТИСБИ» Идарә университетының өзлексез белем бирү институты тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Программаны гамәлгә ашыруның максаты – тыңлаучыларда яңа компетенцияләр формалаштыру һәм социаль өлкә учреждениеләрендә, территорияләрдә һәм кешеләрнең күпләп булу урыннарында террорчылыкка каршы саклану һәм куркынычсызлык өлкәсендә һөнәри дәрәҗәне арттыру.
Курсның 30дан артык тыңлаучысы квалификация күтәрү программасын уңышлы үзләштерде.