Зоя Космодемьянскаяның тууына 100 ел тулу уңаеннан Минзәлә районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Зоя» кинолектория дәресе үткәрделәр. Чарада мәктәп укучылары һәм социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
Укучыларга «Зоя Космодемьянская батырлыгы» документаль фильмыннан өзекләр карарга тәкъдим ителде. Белгечләр балаларны бу шәхеснең биографиясе һәм батырлыгы тарихы белән таныштырдылар. Һәлак булган героиняны бер минут тынлык белән искә алдылар.