Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль-көнкүреш адаптациясе дәресләренә зур игътибар бирелә.
Дәресләрдә социаль хезмәт алучылар тегү өчен материаллар һәм кораллар белән танышалар. Чарада катнашучылар тегүнең иң гади алымнарын өйрәнәләр, төймәләр тегәргә, ямау салырга һ. б. өйрәнәләр.
Мондый дәресләр вакытында пөһтәлек, тырышлык сәләте яхшыра. Тегү осталыгы социаль хезмәт алучыларга тормышта ярдәм итә.