Минзәлә интернат-йортында яшәүче шагыйрә кунакларны каршы алды

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

2019 елдан Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче шагыйрә Салисә Гәрәевага Урыс авыл җирлеге башлыгы Илмира Аксюкова һәм өлкән яшьтәге әбинең туганы Равил Касыймов килеп киттеләр.

Кунаклар буш кул белән килмәделәр. Салисә Гәрәеваның камыр ризыкларын яратканын белеп, алар аңа өйдә пешерелгән пироглар алып килгәннәр иде. Чәй табыны артында Салисә апаның ничек яшәвен белделәр, үткәннәрне искә төшерделәр.

Кунакларга интернат-йортта өлкән яшьтәге кешеләрнең яшәү шартлары бик ошады. Монда өлкәннәр кайгырту һәм игътибар белән колачланып алынган.

Салисә Гәрәева – татар шагыйрәсе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Ул күп кенә шигъри җыентыклар авторы, СССР Журналистлар берлеге, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, хезмәт ветераны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International