Мәгълүмати-телекоммуникация технологияләрен кулланып халыктан акча урлауны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында Ак Барс Банкы вәкиле Әлмәт районы «Опека» ХСХКҮнең балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылары белән профилактик әңгәмә үткәрде.
Банк вәкиле гражданнарның акчаларын урлау белән бәйле мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр өлкәсендәге җинаятьләр турында сөйләде. Балигъ булмаган балалар Россиядә алдау өчен җәза чаралары турында белделәр. Шулай ук аларга агитация материаллары тапшырылды.
Чарада 16 кеше катнашты.