Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Спас интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар «Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында Скандинав йөреше белән шөгыльләнделәр.
Чара тарихи Рабига күле янында узды. Һава торышы интернат-йортта яшәүчеләргә матур көзге табигатькә сокланырга, саф һава суларга, ял итү урыннарын, балалар һәм өлкәннәр өчен тренажерларны карарга мөмкинлек бирде. Тәрбияче Ирина Телицына чарада катнашучыларга Скандинав йөрешенең файдасы турында искә төшерде.