Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында оештырылган көндезге тору төркемендә катнашучылар кибеттә экскурсиядә булдылар. Чараны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре оештырды.
Башта кибет директоры кунакларга кибеттә кирәкле һөнәрләр турында сөйләде. Аннары бүлек белгечләре социаль-көнкүреш адаптациясе кысаларында төркем әгъзаларын кибетнең төрле бүлекләре белән таныштырдылар, кибеттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, товарны сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләделәр.