Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр «Хәтер шәме» акциясендә катнаштылар

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Хәтер шәме» акциясен үткәрделәр. Аны Зоя Космодемьянскаяның тууына 100 ел тулуга багышладылар.

Мәдәни ялны оештыручы Наталья Котова Тамбов өлкәсеннән булган 18 яшьлек кызның батырлыгы һәм фидакарьлеге турында сөйләде. Җыелганнар Зояны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары өлкәннәр һәм инвалидлар «Зоя» фильмын карадылар. Тыл хезмәтчәне Лариса Отставнова бу кызның батырлыгына багышланган җырдан шигырь юлларын укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International