Советлар Союзы Герое, партизан Зоя Космодемьянскаяның тууына 100 ел тулу уңаеннан Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә батырлык дәресе үткәрде.
Тәрбияче Любовь Рожина балаларны Зоя Космодемьянскаяның тормыш тарихы, аның партизан эшчәнлеге, батырлыгы белән таныштырды. Үзәк тәрбияләнүчеләре Космодемьянскаяның Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган беренче хатын-кыз булуы турында беләләр. Балалар Зояның балачагы һәм яшьлеге, партизан отрядында хезмәт итүе, батырлыгы һәм җәзалау алдыннан соңгы минутлары турында кызыксынып тыңладылар.