Деменцияне профилактикалау айлыгы кысаларында Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәтләр алучылар белән хәтерне яхшырту өчен күнегүләр үткәрәләр. Алар арасында кроссвордлар, табышмаклар чишү, рәсем ясау, кул эшләре ясау, төрле өстәл уеннары бар.
Комплекслы үзәк белгечләре әйтүенчә, даими хәрәкәт активлыгы, сәламәт диета һәм баш мие өчен күнегүләр – Альцгеймер авыруы куркынычын киметүнең иң яхшы ысуллары.
