Өлкәннәр декадасында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләрен алучылар дөя фермасында булдылар. Чара Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында оештырылды.
6 октябрьдә Казанның Мәскәү һәм Киров районнары администрациясендә уңайлы мохит буенча укыту семинары узды. Чарага күрү сәләте бозылган кешеләр чакырылган иде.
2023 елның 23 октябрендә, 15:00 сәгатьтә «Интернетка рәхмәт – 2023» компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышларының IX Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен конкурс эшләрен кабул итү тәмамлана.
Бүген Тәтеш районында «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшләүче «Актив озын гомерлелек» клубы әгъзалары белән очрашты.
Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Җан һәм куллар иҗаты» күргәзмәсе ачылды. Социаль хезмәтләр алучылар төрле техникада башкарылган оригиналь эшләрен тәкъдим иттеләр. ТР Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында халык орнаментлары турында да онытмаганнар.
Өлкәннәр декадасы кысаларында социаль яклау тармагы ветераннары Биектау районында булдылар.
Өлкәннәр декадасы һәм мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәме кысаларында Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре күп елларын үзенчәлекле балалар тәрбияләүгә багышланган остазларын чакырды.
2008 елда ук Рус Православие Чиркәве Йөкле хатын-кызлар көнен үткәрү инициативасы белән чыкты. Инициатива ВСЁБЕРЕМЕННЫМ.РФ проекты чаралары комплексының бер өлеше булып тора.
6 октябрьдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Балаларны үстерүдә һәм тәрбияләүдә ата-аналарның роле» дигән темага чираттагы ата-аналар дәресе узды.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында күңелле уен узды. Чараны психолог Светлана Айметова һәм социаль тернәкләндерү буенча белгеч Надежда Смирнова үткәрде.