6 октябрьдә Казанның Мәскәү һәм Киров районнары администрациясендә уңайлы мохит буенча укыту семинары узды. Чарага күрү сәләте бозылган кешеләр чакырылган иде.
Спикерлар ролендә «Игелекле Казан» коммерциячел булмаган автоном оешмасы вәкилләре һәм Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге психологы Екатерина Краснова чыгыш ясады. Сукыр һәм начар күрүче белгечләр күрү сәләте бозылган кешеләрнең үзара аралашуы, аларны озата бару буенча киңәшләр белән уртаклаштылар. Екатерина Краснова үзенең ярдәмчесе – Биана исемле эт турында сөйләде, шәһәр урамнарында эт белән ориентирлашу тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Семинар ахырында администрация хезмәткәрләренә сораулар бирергә, чыгыш ясаучылар һәм эт белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирелде.