6 октябрьдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Балаларны үстерүдә һәм тәрбияләүдә ата-аналарның роле» дигән темага чираттагы ата-аналар дәресе узды.
Педагог-психолог Ирина Матвеева һәр гаилә тормышындагы төрле рольләр турында сөйләде. Һәр катнашучы үз тормыш үрнәкләре белән уртаклашты. Катнашучылар нәтиҗә ясаганча, һәр нәрсәнең нигезе – ата-аналарның бала тормышы белән чын күңелдән кызыксынуы, ә ата-аналарның төп бурычлары – балага ярдәм итү, гаилә кыйммәтләренең уңай тәҗрибәсен тапшыру, кирәкле күнекмәләрне һәм осталыкларны тәрбияләү һәм җәмгыятьтә тормышка әзерләү.