Өлкәннәр декадасында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләрен алучылар дөя фермасында булдылар. Чара Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында оештырылды.
Өч Күл авылында урнашкан «Дөяләр патшалыгы» питомнигында интернат-йортта яшәүчеләрне тәҗрибәле экскурсовод каршы алды. Ул хайваннарның гадәтләре турында сөйләде, дөяләр тормышы турында күп кызыклы фактлар китерде.
«Өлкән яшьтәге гражданнарны мондый эшчәнлеккә җәлеп итү аларның күзаллауларын, танып белү кызыксынуларын киңәйтүгә, хайваннар дөньясына җәлеп итүгә юнәлдерелгән», – дип билгеләп үтә социаль учреждение тәрбиячесе Ирина Телицына.
Хәйрия экскурсиясен оештыруда Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы директоры Рамил Җиһаншин һәм дөя фермасы директоры Артемий Кириченко ярдәм күрсәттеләр.