Югары Ослан интернат-йортында күргәзмә ачылды

2023 елның 6 октябре, җомга

Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Җан һәм куллар иҗаты» күргәзмәсе ачылды. Социаль хезмәтләр алучылар төрле техникада башкарылган оригиналь эшләрен тәкъдим иттеләр. ТР Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында халык орнаментлары турында да онытмаганнар.

Өлкәннәр декадасы көннәрендә интернат-йорт еш кына кунаклар кабул итә. Алар да олы яшьтәге кешеләрнең эшләре белән сокланалар.

Бүген учреждениедә район башлыгы урынбасары Сергей Осянин һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Ирина Алеева булды. Кунаклар өлкәннәргә татлы бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International