2023 елның 23 октябрендә, 15:00 сәгатьтә «Интернетка рәхмәт – 2023» компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышларының IX Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен конкурс эшләрен кабул итү тәмамлана.
Конкурста компьютерда һәм Интернетта эшләргә үзләре өйрәнгән һәм махсус курсларны тәмамлаган пенсионерлар һәм өлкән яшьтәге гражданнар (50+) катнаша ала.
Конкурс номинацияләре:
- gosuslugi.ru порталы: минем тәҗрибәм;
- Минем интернет-казанышларым;
- Интернет-эшмәкәр;
- Минем иҗтимагый интернет-инициативам;
- Мин – Интернет – Йолдыз;
- Укытучыма рәхмәт.
23 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр конкурс комиссиясе нәтиҗәләр ясаячак. Конкурс нәтиҗәләрен игълан итү һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 25 декабрьдән дә соңга калмыйча узачак.
Конкурста катнашу өчен «Интернет әлифбасы» сайтында гариза бирергә кирәк (https://azbukainterneta.ru/konkurs/zayavka/index.php).