«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгенә бәйрәмгә остазларны чакырдылар

2023 елның 6 октябре, җомга

Өлкәннәр декадасы һәм мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәме кысаларында Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре күп елларын үзенчәлекле балалар тәрбияләүгә багышланган остазларын чакырды. Аларны сәнгать җитәкчесе Вероника Шокилбаева җитәкчелегендәге «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортының иҗади коллективы котлады.

Көчле алкышлар тынмады. Искиткеч алып баручы һәм шәһәрнең популяр артистлары тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләренә бәйрәм бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International