2008 елда ук Рус Православие Чиркәве Йөкле хатын-кызлар көнен үткәрү инициативасы белән чыкты. Инициатива ВСЁБЕРЕМЕННЫМ.РФ проекты чаралары комплексының бер өлеше булып тора. Проект һәр йөкле хатын-кыз турында кайгыртуның җәмгыятьтә яңа парадигмасын булдыру, җәмгыятьтә йөкле хатын-кызның статусын күтәрү хисабына бала туулар санын арттыруга ярдәм итү, төбәкләрдә йөклелек дәвамында хатын-кыз өчен уңай шартлар булдыру, шулай ук һәр йөклелекнең кыйммәтен раслау хисабына абортларны беренчел профилактикалау максатларында төзелгән.
Чара Россия Федерациясендә 2050 елга кадәрге чорга халыкны саклау стратегиясе, Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән кертелгән «Демография» милли проекты, Россия Президенты указлары белән расланган 2050 елга кадәрге чорга РФ демографик сәясәте концепциясе һәм 2025 елга кадәрге чорга РФ дәүләт милли сәясәте стратегиясе кысаларында үткәрелә.
Бәйрәмнең нияте – аны елына ике тапкыр, 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә уздыру. Мәсәлән, 2023 елның язында Йөкле хатын-кызлар көне илнең 55 төбәгендә узды. Перинаталь үзәкләрдә, күп санлы бала тудыру йортларында һәм хатын-кызлар консультацияләрендә, ЗАГСларда, мәдәният йортларында, клубларда, социаль яклау үзәкләрендә, кризис йөклелек үзәкләрендә һәм башка учреждениеләрдә булачак әниләрне котладылар.
Инициативаны «Бердәм Россия» партиясенең «Ныклы гаилә» проекты хуплады, аның күп кенә бүлекчәләрендә йөкле хатын-кызларны котлау узды.