Буа интернат-йортында күңелле уен узды

2023 елның 6 октябре, җомга

Өлкәннәр декадасы кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында күңелле уен узды. Чараны психолог Светлана Айметова һәм социаль тернәкләндерү буенча белгеч Надежда Смирнова үткәрде.

Катнашучылар тизлек һәм зирәклек буенча биремнәр үтәделәр, яшерен бүләкне эзләделәр. Социаль хезмәт алучылар эшне бик яхшы башкарып, җиңүгә ирештеләр. Барлык катнашучылар да күтәренке һәм яхшы кәеф алдылар.

Мондый чараларның максаты – логик фикерләүне, тормышта зирәклек һәм физик әзерлекне куллана белүне үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International