Бүген Тәтеш районында «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшләүче «Актив озын гомерлелек» клубы әгъзалары белән очрашты. Балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлеге җитәкчесе Елена Борисова очрашуда катнашучыларга яңа яшьләр берләшмәсе эшчәнлеге юнәлешләре турында сөйләде.
Очрашу балалар һәм клуб активистларының флешмобы белән тәмамланды.