Өлкәннәр декадасы кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре, «көмеш» волонтерлар һәм мәктәп укучылары белән берлектә, Үрнәк-Күмәк авылында яшәүче тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге гражданнар янына барып кайттылар. Гаиләдә ике өлкән кеше – гаилә пары яши.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Тормыш көзенең якты төсләре» дигән фотосессия узды. Чара урамда узды һәм барлык катнашучыларга яхшы көзге кәеф бүләк итте.
10 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директорының өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге эшчәнлегенә күзәтчелек итүче урынбасары һәм Комсомол районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире «КАМАЗ» ГАҖ хезмәт коллективы, профсоюз активы вәкилләре белән мәгълүмати очрашуда катнаштылар.
Бу «Туган як – Родной край» республика акциясе ярдәмендә мөмкин булды. Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен Олы Талкыш авылына сәфәр оештырылды.
2019 елдан Татарстан Республикасында «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. «Өлкән буын» проекты – Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган «Демография» милли проектының инициативаларының берсе.
Өлкәннәр декадасы кысаларында, 27 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр, Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында конкурслар, мастер-класслар, презентацияләр, спорт чаралары, шулай ук хәйрия акцияләре узды.
9 октябрьдә, Бөтендөнья почта көнендә, Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенең социаль хезмәт алучылары «Хаттан алып электрон почтага кадәр» дигән практик дәрестә катнаштылар.
Өлкәннәр декадасында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучыларын Измер һәм Никольский авыл җирлекләре башлыклары Рәис Вәлитов һәм Евгений Синицин котладылар.
Шушы көннәрдә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булдылар, анда балалар өчен татар милли ризыгы – кыстыбый пешерү буенча мастер-класс үткәрделәр.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге белән берлектә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук гражданнарга хокукый белем бирү максатларында хокукый ярдәм көне үткәрәчәк. Ул 18 октябрьдә 15:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Копылов урамы, 2А адресы буенча узачак.