Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр балалар өчен мастер-класс үткәрделәр

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булдылар, анда балалар өчен татар милли ризыгы – кыстыбый пешерү буенча мастер-класс үткәрделәр.

Яшь аш-су осталары кыстыбый ясау серләрен белделәр, камыр, эчлек ясарга өйрәнделәр. Алар олыларның җитәкчелеге астында эшләделәр.

Бергәләп чәй эчү тырышлык өчен тәмле бүләк булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International