Өлкәннәр декадасында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучыларын Измер һәм Никольский авыл җирлекләре башлыклары Рәис Вәлитов һәм Евгений Синицин котладылар.
Авыл җитәкчеләре авылдашлары белән аралаштылар, аларның яшәү шартларын карадылар, нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, нык сәламәтлек теләделәр. Кунаклар тыл хезмәтчәне Ниса Насыйбулина, Галина Горюнова, Владимир Аникин, Владимир Зрулин һәм Рәшит Вәлиуллинга азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.
Интернат-йортта яшәүчеләр башлыкларга игътибарлары һәм кайгыртучанлыклары өчен рәхмәт белдерделәр.