Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге белән берлектә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук гражданнарга хокукый белем бирү максатларында хокукый ярдәм көне үткәрәчәк. Ул 18 октябрьдә 15:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Копылов урамы, 2А адресы буенча узачак.
Гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Прокуратурасы, ТР Дәүләт торак инспекциясе, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, ТР Адвокатлар палатасы, ТР Нотариаль палатасы, ТР Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәскәү һәм Киров районнары администрациясе вәкилләре җавап бирәчәк.
Алдан язылу 279-25-99, 279-25-02 телефоннары буенча башкарыла.