10 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директорының өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге эшчәнлегенә күзәтчелек итүче урынбасары һәм Комсомол районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире «КАМАЗ» ГАҖ хезмәт коллективы, профсоюз активы вәкилләре белән мәгълүмати очрашуда катнаштылар.
«Ышаныч» үзәге вәкилләре «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган озак вакыт карау системасын булдыру буенча чаралар, «Мобиль бригада», «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә», «Карау мәктәбе» стационар алмаштыру технологияләре турында сөйләделәр.
Очрашуда катнашучылар шулай ук гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе эшчәнлеге турында да белделәр: балалар һәм ата-аналар өчен гамәлгә ашырыла торган программалар, клуб эшчәнлеге, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган гаиләләр белән эшләү, гаиләдәге иминсезлекне кисәтү буенча эш.
Һәркем кызыксындырган сорауларына җавап, мәгълүмати буклетлар алды.