Нурлат районында 168 кеше озак вакыт карау буенча хезмәтләр ала

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

2019 елдан Татарстан Республикасында «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. «Өлкән буын» проекты – Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган «Демография» милли проектының инициативаларының берсе. Федераль проект кысаларында озак вакыт карау системасы төзелә, аның ярдәмендә өлкән яшьтәге кешеләр мөмкин кадәр озаграк гаиләдә кала һәм гадәттәге шартларда ярдәм ала ала.

«Гармония» үзәге каршында оештырылган өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны карау мәктәбе мохтаҗларга тиешле кайгыртуны тәэмин итәргә һәм мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә ярдәм итә. Карау мәктәбендә кешеләргә авыр хәлгә эләккән якыннары белән үзләрен ничек дөрес тотарга икәнен аңлаталар. Урын өстендәге авырулар белән дөрес һәм сак эш итү аларның авыруларын җиңеләйтә ала», – дип сөйли Нурлат районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Разинә Хисаметдинова.

Учреждение белгечләре даими рәвештә халыкка үзләре күрсәткән социаль хезмәтләр турында сөйлиләр. Бүген үзәк 329 кешегә хезмәт күрсәтә, шуларның 168 озак вакыт карау системасы белән колачланган, 40 кешене көн саен карарга кирәк. Аларга хезмәтне 58 социаль хезмәткәр күрсәтә.

Кыска курс үтәргә һәм үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен тулысынча яки өлешчә югалткан якыннарын карау буенча кызыксындырган сораулар бирергә теләүчеләр комплекслы үзәккә мөрәҗәгать итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International