Минзәлә интернат-йортында өлкәннәр декадасы кызыклы чараларга бай булды

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында, 27 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр, Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында конкурслар, мастер-класслар, презентацияләр, спорт чаралары, шулай ук хәйрия акцияләре узды.

27 сентябрьдә интернат-йортта яшәүчеләр янына кадет мәктәбе укучылары килде. Балалар өлкәннәрне котладылар һәм үз куллары белән ясалган открыткалар бүләк иттеләр. Шулай ук алар «Игелек тартмасы» хәйрия акциясендә катнаштылар.

Декада көннәрендә интернат-йортта 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, Минзәлә ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен интернат-мәктәп, Хуҗәмбәт мәктәбе укучылары, Никольский кафедраль соборы каршындагы якшәмбе мәктәбе укучылары булды.

2 октябрьдә өлкәннәр декадасын ачу тантанасы узды. Социаль хезмәтләр алучыларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева, район мәдәният сарае артистлары һәм авыл хуҗалыгы техникумы студентлары котларга килделәр.

1 нче урта мәктәп укытучылары интернат-йортта мастер-класс һәм спорт чарасы үткәрделәр.

3 октябрьдә Поселокара үзәк китапханә хезмәткәрләре «Тормышның алтын көзе» чарасын оештырдылар, ә 2 нче урта мәктәп укучылары онытылмаслык концерт бүләк иттеләр. Икенче көнне өлкәннәр шәһәр гимназиясе укучыларыннан котлаулар кабул итте.

Шулай ук өлкәннәр декадасы кысаларында интернат-йортта «Шатлык», «Каенкай» һәм «Балачак» балалар бакчалары, балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре чыгыш ясады.

9 октябрьдә Балалар иҗаты йортында педагоглар мастер-класс үткәрделәр. Кинотеатр нәфис фильм күрсәтте, медицина училищесы студентлары Скандинавия йөреше техникасы белән таныштырды.

Декада «Ялкын» яшьләр үзәге волонтерларыннан бию флешмобы һәм «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты һәм балалар иҗат йорты тәрбияләнүчеләренең чыгышы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International