Өлкәннәр декадасы кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре, «көмеш» волонтерлар һәм мәктәп укучылары белән берлектә, Үрнәк-Күмәк авылында яшәүче тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге гражданнар янына барып кайттылар. Гаиләдә ике өлкән кеше – гаилә пары яши.
Бәйрәм очрашуын волонтерлар татар телендә шигырь юлларыннан башладылар. Шигырьләр, җырлар һәм биюләр 60 елдан артык бергә бәхетле яшәгән гаилә пары өчен бүләк булды. Волонтерларның театральләштерелгән тамашасыннан соң, Рәисә апа һәм Искәндәр абый үзләренең тормышлары, сугыштан соңгы авыр балачаклары турында сөйләделәр.
Өлкәннәр үз тормышларыннан канәгать. Рәисә апа әйтүенчә, яхшылык һәрвакыт кире кайта. «Мин Искәндәр белән тормышыбызны ярдәмче Эльвира бизәгәне өчен бик рәхмәтле», – ди әби.