Социаль хезмәт алучылар почта тарихы турында белделәр

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

9 октябрьдә, Бөтендөнья почта көнендә, Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенең социаль хезмәт алучылары «Хаттан алып электрон почтага кадәр» дигән практик дәрестә катнаштылар. Хезмәт буенча инструктор Ләйлә Алексеева почта хезмәтләренең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, заманча почтаның мөмкинлекләре һәм аның һәр кеше өчен мөһим роле, почта конвертын тутыру кагыйдәләре турында сөйләде.

Шулай ук тәрбияләнүчеләр тематик презентация карадылар һәм зур кызыксыну белән дәреснең практик өлешенә керештеләр – конвертлар тутырдылар һәм хат алыштылар.

Минзәлә районында «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр почта бүлекчәсендә булдылар. Анда алар почтальон һөнәре, аның хезмәтенең мөһимлеге турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Балалар хатларны, посылкаларны ничек һәм кая җибәрүләрен белделәр, шулай ук үзләре дә марка ябыштырып, хат җибәрергә тырыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International