Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр өчен фотосессия үткәрделәр

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Тормыш көзенең якты төсләре» дигән фотосессия узды. Чара урамда узды һәм барлык катнашучыларга яхшы көзге кәеф бүләк итте.

Интернат-йорт хезмәткәрләре фотога төшерү өчен алдан ук кызыклы тематик локацияләр һәм фотозоналар әзерләгәннәр иде. Моннан тыш, социаль хезмәтләр алучылар понилар белән дә фотога төштеләр. Хайваннар белән аралашу һәркемгә онытылмас тәэсирләр бүләк итте, ә матур фотолар әле бик озак бу кызыклы фотосессияне искә төшереп торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International