2023 елның октябреннән Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Балта эше остаханәсе» хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эшли. Ул «Татнефть» хәйрия фонды гранты акчасына көндезге тору бүлеге карамагындагылар өчен ачылган.
23 октябрьдә Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы дистанцион ата-аналар җыелышы булып узды.
«Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тәрбиячесе Ирина Телицына социаль хезмәтләр алучылар белән физкультура-сәламәтләндерү дәресләре комплексы үткәрде.
Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашникова Өфе шәһәрендә узган «Ломая барьеры» II Бөтенроссия форум-күргәзмәсендә катнашты.
«Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр приютында социаль тернәкләнү узучы балалар өчен Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече дәрес үткәрде.
Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Тотрыклы инновацион үсеш учреждениесе» икенче бөтенроссия тармак конкурсында җиңү яулады. Ул Федерация Советы каршындагы Россия Федерациясе субъектларының социаль инновацияләрне үстерү буенча советы ярдәме белән үткәрелә.
23 октябрьдә Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионатын ябу тантанасы узды.
Инвалидлар декадасы алдыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы кайнар элемтә эшен оештырды. Татарстан Республикасында инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар хокукларын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләре кабул ителә. Шулай ук татарстанлылар Министрлыкка үз тәкъдимнәрен җибәрә ала.
2023 елның 9 ноябреннән 2024 елның 14 гыйнварына кадәр «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында төбәкләр көннәре узачак. Чаралар кысаларында үз төбәгенең казанышларын тәкъдир итү белән РФ субъектлары җитәкчеләре чыгыш ясаячак, шулай ук киң эшлекле һәм белем бирү программалары, коллективлар һәм артистлар катнашында мәдәни вакыйгалар планлаштырыла.
21 октябрьдә XI «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының ачык республика телевизион фестиваленең йомгаклау зона этабы тәмамланды. Чарада Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре дә катнашты. Алар «Хореография» номинациясендә чыгыш ясады.