Татарстан командасы «Абилимпикс» чемпионаты финалында икенче урынны яулады

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

23 октябрьдә Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионатын ябу тантанасы узды.

Ярышлар 49 төп һәм 5 презентация компетенциясе буенча, 8 юнәлеш буенча барды: мәгълүмати технологияләр, хезмәт күрсәтү өлкәсе, туклану, медицина, сәнәгать, декоратив сәнгать, иҗат, икътисад һәм финанслар.

Чемпионат финалында Россиянең 76 төбәгеннән 750 конкурсант катнашты. Татарстаннан 48 төп һәм 2 презентация компетенциясе буенча 113 конкурсант катнашты.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы 80 медаль яулады: 26 алтын, 37 көмеш, 17 бронза. Гомумкоманда зачетында республика 2 урынны алды һәм Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе җыелма командаларыннан гына калышты.

Фото чыганагы: mon.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International